Идел буе федераль округының баш балалар неврологы: Татарстанда 2 мең бала эпилепсия белән авыручы

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Татарстанда эпилепсия белән авыручы ике мең бала исәпләнә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Идел буе федераль округының баш штаттан тыш балалар неврологы, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсенең баш балалар эпилептологы Елена Морозова сөйләде.

"Казанда эпилепсия белән авыручы 925 бала, Татарстанда — бу авыру белән ике мең бала исәпләнә", — дип билгеләп үтте спикер.

Табиблар эпилепсия тирәсендә бик күп мифлар булуын, шул исәптән авыруны дәваланып булмавы турында ялгыш фикерләр йөри, дип сөйләделәр. Елена Морозова ассызыклаганча, 70% - ка дөрес дәвалау комиссиягә китерә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International