Төзүчеләр ремонт эшләрен 15 мартта дәвам итә башлады. Өч катлы дәвалау корпусының гомуми мәйданы 6 000 кв. м тәшкил итә.
Хастаханәнең баш табибы Ришат Ногманов билгеләп үткәнчә, яңа бинада төрле яшьтәге пациентлар өчен уңайлы шартлар тудырылачак: «биредә ике йогышлы бүлек һәм лаборатория урнашачак, аның мәйданын без өчтән бер өлешкә арттырачакбыз. Ул 1 100 кв. м. тәшкил итәчәк". Лаборатория тулысынча яңадан җиһазландырыла. Бүлекчәләрдә ремонтланган «В»блогындагы кебек пневмопочта урнаштырылачак. Лабораториягә анализлар китерү мөмкин кадәр тизләтеләчәк. 3нче катта ВИЧ-йогышлы пациентларга паллиатив койкалар булган 10 кешелек бүлек урнашачак.
"Пандемия булуга карамастан, без ремонт сыйфатына зыян китермичә, төзелеш срокларыннан алда барабыз. Без бу корпуста хыялланган барлык әйберләр дә тормышка ашачак", - дип ассызыклады Р.Ногманов.
Палаталарны индивидуаль санузеллар, кондиционерлау системасы, медперсоналны чакыру кнопкасы һәм телевизорлар белән тәэмин итәчәкләр. Шулай ук палаталар кислород бирү системасы белән җиһазландырылачак, дип билгеләп үтә баш табиб.
Ремонт вакытында Йогышлы авырулар хастаханәсе иске корпусларда эшли - медиклар өчен берни дә үзгәрмәде. Алар шулай ук вируслы пневмония, коронавирус инфекциясе һәм башка йогышлы авырулар белән көрәшне дәвам итәләр.