"Авылга игелек" Бөтенроссия проекты кысаларында республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге «Волонтер-медиклар» төбәк бүлеге белән берлектә Лаеш районының Орел авылында яшәүчеләр өчен мәгълүмати-агарту акциясе оештырды.
Акция халыкның үз сәламәтлеген һәм якыннарының сәламәтлеген саклау мәсьәләләрендә грамоталылыгын арттыруга, шулай ук диспансерлаштыруны һәм медицина тикшерүләрен узу мәсьәләләре буенча хәбәрдарлыкны арттыруга юнәлдерелгән иде. Клубта волонтер-медиклар «йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау», «терәк-хәрәкәт аппаратын профилактикалау» темалары буенча лекцияләр-презентацияләр уздырдылар.
Акция кысаларында халыкка табиб - белгечләр (терапевт-кардиолог һәм хирург-ортопед) консультациясе күрсәтелде, шулай ук рациональ туклану мәсьәләләре буенча тирәнтен консультация үткәрелде. Волонтер-медиклар барлык теләүчеләргә антропометрия ясады һәм артериаль кан басымын үлчәделәр. Чара барышында «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУсы чыгарган профилактик юнәлештәге мәгълүмати материаллар таратылды.