"Беренче тапкыр аваз салган сабыйларга шатланам"

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Бу табиблар сабыйларның сәламәтлеге турында кайгырта, аларның гомерләренең беренче мизгелләреннән үк әниләре белән шатлана яки борчыла, көтелмәгән хәлләр була калса, һәр яңа туган сабыйның тормышы өчен көрәшә.

5 апрельдә неонатолог көне билгеләп үтелә. Перинаталь үзәк белән Түбән Кама балалар шәһәр хастаханәсендә 12 табиб-неонатолог эшли. Перинаталь үзәктә 9 белгеч эшли – алар бала туганда катнаша, балага асфиксиядә яки тумыштан килгән патологиягә бәйле ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме күрсәтә. Ә аннары табиблар кечкенә пациентларын Яңа туган балаларның патологиясе бүлегенә күчергәнче яисә чыгарганчы күзәтә.

Яңа туган балаларның патологиясе бүлегендә тагын 3 табиб эшли-алар тикшерү, дәвалауга һәм күзәтүгә мохтаҗ балаларны тәрбиялиләр. Кайбер экстремаль түбән массалы сабыйлар бу бүлектә берничә ай була, һәм табиблар аларга икенче әни була. Билгеле, безнең алтын табиблар сабый тизрәк терелсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшли.

Күп кенә әниләр төрле авырлыклар белән очраша һәм ярдәмгә мохтаҗ, шул исәптән күкрәк сөте белән ашату буенча сораулар була. Шуңа күрә безнең неонатологлар "Балага мәрхәмәтле хастаханә" ВОЗ – ЮНИСЕФ программасы буенча эшли - бала тудыру йортында алар хатын-кызларга сабыйны имизергә булыша, күкрәк сөтенең файдасы турында сөйли, шулай ук хатын-кызларга чыканнан соң ярдәм итә.

Яшь әниләрнең куркуы, яңа туган балаларның патологияләре, өйдә бала табу турында һөнәри бәйрәм алдыннан без балалар шәһәр хастаханәсенең перинаталь үзәге неонатологы Зилә Әүхадиева белән сөйләштек. Яшь табиб дүртенче ел эшли, ләкин чагыштырмача зур булмаган тәҗрибәгә карамастан, Зилә Миннерифатовна үзенең эше турында җентекләп сөйләде һәм булачак әнигә берничә мөһим киңәш бирде.

Үзе турында

"Мин үземне табиб итеп кенә күз алдыма китердем, гәрчә гаиләдә бер генә табиб та булмаса да. Балачакта прививкаларга мин куркусыз бардым һәм медицина хезмәткәрләре тарафыннан беркайчан да агрессия көтмәгән идем. Ак халатлар ярдәм итү теләге белән ассоциацияләнә.

Ә табибка укырга барганда, балалар белән эшләячәгемне белсәм дә, үземне конкрет белгечлектә күрмәдем. Уку ахырында нәкъ менә яңа туган балалар белән эшләргә ошавын аңладым. Мөгаен, бу сабыйның авырткан урынын аңлата алмавы, әмма аларны барыбер аңларга кирәк булуы белән бәйле. Бала сөйләшмәсә дә, сулышыннан авырткан урынын аңларга мөмкин"

Эш турында

«Хатын-кызны бала табу палатасында акушерлар һәм акушер-гинеколог карыйлар, ә бала табуда зур команда эшли, шул исәптән безне, неонатологларны, шулай ук анестезиолог-реаниматологларны җәлеп итәләр. Көтелмәгән хәл була калса без балага ярдәм итәргә тиеш. Сәламәт бала тугач, без аны әни янына корсагына салабыз һәм пеленка белән каплыйбыз, әнисенең теләге булса баланың башлык һәм оекбаш кидертә алабыз. Сабыйны беркая да алып китмичә, әнисенең корсагында без баланы беренче карап чыгабыз - яңа туган баланың сулышын, йөрәк тибүен тыңлыйбыз, тире капламнарын һәм мускул тонусын тикшерәбез. Бала әнисенең йөрәген ишетә, аның исен сизә, җылыда, ә әнисе исә авырлыклардан соң хәзер аның күкрәгендә кечкенә төерчек ятуына шатлана.

Ике сәгать дәвамында бала белән әнине бала тудыру бүлегендә күзәтеп торалар. Аннары аларны бала табудан соңгы бүлеккә күчерәләр, анда без баланы көн саен күзәтәбез – адаптацияләнүен, физиологик бүлендекләрне карыйбыз, тире капламының төсен, авырлыгын, температурасын, сулышын бәялибез, шунда ук балаларны әниләр ризалыгы белән вакциналаштыралар.

Яңа туган сабыйның нинди дә булса җитешсезлекләре булса, без аңа реанимация ярдәме күрсәтәбез-баланы алдан әзерләнгән өстәлгә нурлы җылылык астына күчерәбез һәм, кирәк булса, сулыш алырга, йөрәк тибүенә ярдәм итәбез, кандагы кислород микъдарын карыйбыз, кирәк булса, кендек венасы аша даруларны кертәбез.

Әниләр яше турында

Әниләрнең яше төрле, тик чыннан да, хәзер беренче баланы 27-28 яшьләрдә ешрак таба. Бу тенденция көнбатыштан килгән - хатын-кызлар үзләре өчен яшәргә, белем алырга, тотрыклы эш алып барырга, үзләрен торак белән тәэмин итәргә тырыша.

35 яшьтән соң организмда генетик үзгәрешләр була, бу төрле хромосом патологияләренә китерергә мөмкин дип санала. Әлбәттә, бу 100% очракта түгел, әмма әни яшенә игътибар итәбез. Моннан тыш, өлкәнрәк булган саен, аның күзәтелергә тиешле хроник авырулары да күбәя. 30 яшькә кадәр бала тапмаган хатын-кызларга ике киңәш бирә алам-борчылмагыз һәм дәвалаучы табибта күзәтелегез".

Әниләр кәефе турында

"Хатын-кызның кәефе бик мөһим. Әгәр әнинең гормональ фоны тотрыклы булмаса, күкрәк сөте белән балага да тапшырыла, ул тынгысыз булачак. Монда барысы да үзара бәйләнгән. Шуңа күрә тормышка юмор белән дә җиңелрәк карарга кирәк, ә ниндидер җитешсезлекләр булса, аларны терапевт, гинеколог яки эндокринолог белән хәл итәргә кирәк".

Өй шартларында бала табу турында

"Өй шартларында бала табу - һәрчак куркыныч. Россиядә өй шартларында бала табу законлы түгел, әгәр хатын-кыз яки сабый белән берәр хәл була калса, әни кеше медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәгән булса да, табиб җавап тотачак. Ходай кушып, барысы да яхшы тәмамланса, без бала турында әти-әниләре туу турында таныклык алырга килгәч кенә белербез. Бервакыт безгә бер атна  буе бала таба алмаган хатын-кызны алып килделәр. Икенче хатын-кыз бала табу вакытында бик күп кан югалткан һәм шок стадиясендә булган. Берничә тапкыр бала тудыру йортына кулларында зәңгәрләнгән, үлгән бала белән хатын-кызлар килгән иде. Әлбәттә,алардан "баламны терелтегез" диюне ишетү авыр.

Беркемне дә куркытасым килми, балага һәм әнигә ярдәм күрсәтү мөмкинлеген адекват бәяләргә кирәк. Мин бала тудыру йорты өчен - монда барысын да тикшереп торалар, һәм көтелмәгән хәлләрдә, без ашыгыч ярдәм күрсәтә алабыз».

Балалар патологияләре турында

«Барыннан да ешрак балаларның сулыш органнарын бозу очраклары була - үпкәләре үсмәгән, йә тулысынча ачылмый, йә аларда бала беренче кычкырышка чыгарырырга тиешле сыеклык тоткарланган. Аннан соң бала бик кечкенә, мускул һәм май катламыннан башка туган балаларда метаболик бозулар бара. Балаларда кандагы шикәр дәрәҗәсе түбән булганда, матдәләр алмашын бозу очраклары була.

Әлбәттә, сәламәт балалар, Аллага шөкер, күбрәк. Без аларны карап чыгабыз, әни белән нинди дә булса сораулар буенча фикер алышабыз һәм икенче көнне үк очрашабыз. Әгәр бала бик яхшы хәлдә булмаса, аның белән вакытны күбрәк үткәрәсең, шуңа күрә алар шулай истә кала".

Медик хыялы турында

"Алар берничә - медицина заман белән бергә атласын, барлык медицина учреждениеләре кадрлар, җиһазлар белән тәэмин ителсен, балалар сәламәт тусын, алар көтеп алынган булсын, әниләренә һәм әтиләренә шатлык китерсен иде".

Могҗиза турында

«Әлбәттә, баланың беренче авазын ишеткәч, әнисенең күкрәгенә салып, ә ул аны кочаклап, үбүен күреп шатланам. Персоналның бала тудыру залында елавы да булды - әни баланы күкрәгенә кысып, 8 ел буе балага уза алмавы турында сөйләде, хәтта бала таба алун көтмәгән дә иде. Бу бит могҗиза, һәм бу минем эшемдә иң яхшы мизгелләр».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International