"Мин бер тапкыр да бу шәһәргә эшкә килүемне үкенмәдем".
Таныш булыгыз, табиб-онколог, КБП паллиатив медицина ярдәменең күчмә патронаж хезмәте мөдире Александр Андреев.
Александр Эдуард улы Удмурт Республикасында Можга районында, кечкенә генә Пычас авылында туган. 2016 елда Ижау дәүләт медицина академиясен, 2017 елда онкология буенча интернатураны тәмамлый. Шул ук елны хатыны белән, ә ул белеме буенча мәдәният белегече, Түбән Камага яшәргә һәм эшләргә килгән.
Шартлар ошады.
"2016 елда безгә вакансияләр ярминкәсенә башка төбәкләрдән, шул исәптән Түбән Камадан җитәкчеләр килде. Хәтерлим әле, ТКҮРКПХ турында безгә 1нче номерлы сырхауханә мөдире Розалия Мирзасалих кызы Хәйруллина сөйләде. Әлбәттә, безне фатир мәсьәләсе кызыксындырды. Түбән Камада аренда торагы һәм социаль ипотека бирелүе безгә бик ошады. Бу безне җәлеп тә итте, һәм без Түбән Камага килдек, биредә 500 000 сум күләмендә грант алдык. Сүз уңаеннан, хәзер бу сумма шактый артты, һәм безнең яшь белгечләр 800 мең сум акча ала", - дип сөйли А.Андреев.
Сентябрь аенда Александр Эдуардович ТКҮРКПХнең дус коллективының бер өлеше булуына нәкъ 4 ел булачак. Шушы кыска гына вакыт эчендә максатчан һәм хезмәт сөючән яшь табиб зур уңышларга иреште. Александр Эдуардович шәһәрдә кирәкле һәм танылган онколог. Ә 2018 елда ул паллиатив медицина ярдәменең күчмә патронаж хезмәте мөдире вазыйфасына билгеләнә. Төшкә кадәр табиб пациентларны кабул итә, төштән соң паллиатив бригада белән чакыруларга чыга. Чыгулар саны 15 адреска җитәргә мөмкин.
Мин үз эшемне яратам.
"Вазыйфалар артты. Паллиатив ярдәм табибы булганда, мин чакыруларга бардым, киңәшләр бирдем, төрле манипуляцияләр үткәрдем. Хәзер миңа хезмәт шәһәрдә һәм районда үз эшен төгәл башкарсын өчен, барысын да контрольдә тотарга кирәк. Көн саен җитәкчеләрдән биремнәр килә, елга максат һәм эш планы төзергә, башкарылган эшләр турында хисап тотарга кирәк. Әлбәттә, яңа вазифада эш күбрәк, ярдәмгә еш кына тәҗрибәле остазлар килә".
Камиллекнең чиге юк.
"Кайчагында кәгазь эше бетмәс тә һәм рәтле эш тә эшләмим, дигән хис туа. Аннары анализлыйм да, эшнең яхшы эшләнүен аңлыйм. Хәзер миннән башка күп мәсьәләләр хәл ителми, бер яктан бу яхшы, икенче яктан зур җаваплылык йөкләнә. Минем нинди дә булса яңалыкны, нинди дә булса яңа манипуляцияләр өйрәнергә, яңа компетенцияләргә өйрәнергә теләгем бар. Үсәсе килә һәм, мөмкин булган очракта, мин моны эшләячәкмен.
ТКҮРКПХдә эшләгән вакытта мин бу шәһәргә эшкә килүемне бер тапкыр да үкенмәдем. Монда миңа ошый, хәзер хезмәт хакы начар түгел. Билгеле бер тотрыклылык тоям.
Тыныч яшәргә һәм эшләргә мөмкин булган урынны сайлаган яшьләргә, әлбәттә, Түбән Камага килергә киңәш итәм, биредә карьера үсеше өчен барлык шартлар да бар. Яшьләргә юл ачык. Иң мөһиме - эшләргә, үсәргә, квалификациялерәк һәм уңышлырак булырга омтылу теләге".