Бүген Кабан күле яр буенда Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан «озын гомер адымнары» флешмобы узды. Аны 7нче Шәһәр сырхауханәсе, КДМУ һәм республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең хезмәткәрләре үткәрде. Флешмобның максаты - кешеләргә сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксыну уяту һәм авыруларны профилактикалау кагыйдәләре турында сөйләү.
«Соңгы елда Казанда һәм республикада гына түгел, ә дөньяда сәламәтлек саклауның роле зур булды. Тормыш белән кызыксынуыгызны югалтмавыгыз, пандемия ташлаган чакыруларга карамастан, сәламәт булырга омтылуда яшәвегез бик күңелле. Барыгызга да катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәм, нык сәламәтлек, бәйрәм белән!» — диде үзенең сәламләү сүзендә Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхәммәтдинов.
Чараның рәсми өлеше башланганчы ук казанлылар белгечләр белән бергә дәвалау зарядкасын ясады. Теләүчеләр урында ук кан басымын үлчәде һәм табиблар киңәшен алды. Акциядә катнашучыларның зарядканы дөрес ясау, скандинавия йөрешенең файдасы турында белү, аның өчен нинди аяк киеме һәм таяклар сайларга белү мөмкинлеге бар иде.
Флешмобта катнашучылар арасында өлкәннәр дә күп иде. Аларның күбесе инде күптән 7нче номерлы сырхауханә хезмәткәрләре белән скандинавия йөреше белән шөгыльләнәләр.
Оештыручылар чарада катнашучылар өчен махсус әдәбият әзерләде: кан басымын мөстәкыйль тикшерү өчен үз-үзеңне тикшерү көндәлеге, инсультның беренче билгеләрен, төрле авыруларны профилактикалау кагыйдәләре белән белешмәлекләр - боларның барысын да казанлылар бушлай ала алды.