Чистай Үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре «Тормышка 10000 адым» Бөтенроссия акциясенә кушылды

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Узган якшәмбедә, 4 апрельдә, Чистай РҮХ баш табибы вазифаларын башкаручы Михаил Баранов, структур бүлекчәләр җитәкчеләре, «Чистай РҮХ» ДАССУ бүлек мөдирләре һәм медицина хезмәткәрләре «Тормышка 10 000 адым» акциясендә актив катнашты һәм шәһәрнең үзәк урамнары буйлап җәяү узды.

«Тормышка 10 000 адым» Бөтенроссия акциясе Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган иде.

Маршрут К. Маркс урамындагы «Революция көрәшчеләренә» һәйкәленнән Скарятин бакчасына кадәр сузылды.

Шулай ук бу көнне Бөтенроссия акциясенә Чистай шәһәре администрациясе хезмәткәрләре дә кушылды.

«Тормышка 10 000 адым» акциясе Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы рекомендацияләренә нигезләнә, кеше нормаль физик активлыгы минимумын саклап калу өчен көненә 6 меңнән алып 10 мең адымга кадәр атларга тиеш. Сәламәт кешеләрнең физик активлыгы классификациясе нигезендә, кеше көненә 5000 адымнан да кимрәк адым атлавы аның яшәү рәвешен «утыручы» буларак характерлый. Көнгә 5000нән 7499 адымга кадәр, шул ук вакытта спорт һәм физик йөкләнеше юк - «аз нәтиҗәле» булып санала. 7500-9999 адым - үз эченә кайбер физик йөкләнешне яки йөрешне (һәм/яки йөрүне күбрә таләп итә торган эш) « өлешчә актив», көненә 10000 һәм аннан да күбрәк атлаган кеше –тормыш рәвешен «актив» буларак тасвирлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International