Кама балалар медицина үзәгендә Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп үттеләр

2021 елның 8 апреле, пәнҗешәмбе

Гадәттәгечә иртә зарядка ясаудан башланып китте, аңа барлык структур бүлекчәләрнең хезмәткәрләре, шул исәптән клиника администрациясе дә кушылды.

Перинаталь үзәкнең Бала тудыру бүлегендә хезмәткәрләр әниләргә балаларның юл-транспорт травматизмы темасына лекция үткәрде. Әниләргә балаларны махсус утыргычларда йөртүнең мөһимлеге турында искәрттеләр. Тантаналы чыгарылыш залында ата-аналарга балалар травматизмын кисәтү буенча брошюралар, шулай ук имизүне хуплауга   бүләкләр тапшырылды.

Балалар сырхауханәсенең кечкенә пациентлары өчен "сәламәтлек кайда яши?" рәсемнәр бәйгесе үткәрелде. Барлык балалар да конкурста җиңүчеләр булды һәм бүләкләр алды.

Балалар хастаханәсендә хәрәкәтчән уеннар һәм биюләр белән интерактив спектакль узды. Аны «Җиде диңгез» курчак театры актерлары үткәрде. Тамашага кергәнче барлык балаларга да саклагыч битлекләр тапшырылды. Чарада балаларның күңелләре күтәрелде, бу, һичшиксез, аларның тизрәк терелүенә ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International