Республика наркология диспансерының баш табибы итеп Ренат Үткелбаев билгеләнде

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Агымдагы елның 15 апреленнән «ТР ССМ Республика наркология диспансеры» ДАССУ баш табибы итеп Үткелбаев Ренат Илгиз улы билгеләнде. Тиешле боерыкны Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков имзалады. Бүген яңа җитәкчене коллективка тәкъдим иттеләр.

Ренат Үткелбаев 1974 елның 4 октябрендә туган. 1997 елда "медицина-профилактика эше" белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган. 2013 елда "Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре" исеменә лаек була.

Сәламәтлек саклау системасында 1990 елдан башлап, Шәһәр сырхауханәсе №1дә эшли.

2000-2001 елларда -  Казан шәһәренең 18 нче шәһәр клиник хастаханәсендә, район буенча консультатив-диагностика үзәге баш табиб урынбасары,

2001-2007 елларда - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе,

2007-2017 еллар-гомуми мәсьәләләр буенча проректор, Казан дәүләт медицина академиясенең гомуми мәсьәләләр буенча директор урынбасары,

2017-2021 елларда - "Питрәч үзәк район хастаханәсе" ДАССУ баш табибы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International