Тәҗрибә уртаклашу максаты белән Чистай балалар сырхауханәсенә Кама балалар медицина үзәгенең белгечләре килеп киттеләр.
14 апрельдә «Чистай РҮХ» ДАССУның балалар сырхауханәсенә катамнестик кабинетның эшен оештыру өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максаты белән Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгенең белгечләре килеп киттеләр.
"Перинаталь медицина үзәге" ачылу белән балалар поликлиникасы базасында 2500 граммнан да кимрәк тән авырлыгында туган балаларның сәламәтлеге, психомотор һәм физик үсеше торышын мониторинглау буенча катамнестик кабинет эшли. Кабинет җитлекми туган балалар белән максатчан һәм тирәнтен эшләргә, патологияне ачыклап, алга таба коррекция һәм реабилитация белән эшләргә мөмкинлек бирә, бу исә сәламәтлекнең торышын, тормыш сыйфатын яхшыртырга, балалар бакчасына, мәктәпкә әзерлекне яхшыртырга, шулай ук җитлекми туган балалар арасында сабыйлык үлемен киметергә мөмкинлек бирә.
Очрашу барышында балалар поликлиникасы мөдире Ольга Гаврилова кунакларга "Дуслык сырхауханәсе" Татарстан стандарты буенча медицина оешмасының эше турында, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балаларга һәм аларның гаиләләренә медик-социаль ярдәм күрсәтүне оештыру турында сөйләде. Хәзерге вакытта сырхауханәдә 8 бүлек эшли: педиатрия, мәктәп-мәктәпкәчә учреждениеләргә хезмәт күрсәтү бүлеге, физиотерапевтика, көндезге стационар, клиник-диагностика лабораториясе, медик-социаль ярдәм бүлеге һәм белгечләр кабинетлары.
Исегезгә төшерәбез, элек тәҗрибә уртаклашу максаты белән балалар поликлиникасында Минзәлә, Түбән Кама, Питрәч, Әгерҗе, Яшел Үзән районнарыннан килгән делегацияләр булды.