Казанда Офтальмологиядә яңа технологияләр турында фикер алыштылар

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Казанда «Офтальмологиядә яңа технологияләр-2021» Республика фәнни-гамәли конференциясе булды. Чара Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының профессор Е.В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсе җирлегендә онлайн-режимда узды.

Конференция киң колач белән узды. Сайтта теркәлгән катнашучылар саны 1857 кеше тәшкил итте. Конференция эшендә табиб-офтальмологлар, офтальмохирурглар, балалар офтальмологлары, оптометристлар, «офтальмология» белгечлеге буенча шәфкать туташлары, югары уку йортларының офтальмология кафедраларының фәнни хезмәткәрләре, яшь галимнәр катнашты.

Конференция эше кысаларында фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләре, күз авыруларын дәвалауда һәм диагностикалауда яңа алымнар, офтальмологик пациентларны алып бару турында фикер алыштылар, уникаль клиник очраклар, әйдәүче офтальмологларның докладлары тәкъдим ителде.

Конференциянең төрле яклы программасы катнашучыларга яңа методикалар һәм технологияләр турында гына түгел, офтальмологиядә микрохирургия тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен уникаль мөмкинлек бирде.

Докладларның төп темалары - глаукоманы диагностикалау һәм дәвалау, медицина оешмасы эшчәнлеге белән идарә итү мәсьәләләре, челтәр катлау патологиясенә заманча караш, балалар офтальмологиясенең көнүзәк мәсьәләләре, офтальмологиядә шәфкать туташлары эшчәнлегенең заманча аспектлары, офтальмологиядә дәвалауның хирургия ысуллары, заманча офтальмологиядә яшь галимнәрнең казанышлары, офтальмологиядә гомуми мәсьәләләр иде.

Докладчылар чыгышы бер үк вакытта берничә залда да барды. Темалар күп төрле иде. Кайбер чыгышлар стандарт булмаган хәлләрдә хирургия операцияләрен алып бару үзенчәлекләре турында фикер алышуга багышланган иде.

Сәламәтлек саклауны оештыручылар секциясендә медицина ярдәме күрсәткәндә хокукый аспектлар, өзлексез медицина белеме бирү, медицина документларын рәсмиләштерү мәсьәләләре каралды.

Конференция кысаларында «Хирургия», «дәлилләү офтальмологиясенең яңалыклары һәм практикасы» дигән сателлит симпозиумнар узды, «хәзерге заман офтальмологиясендә яшь галимнәрнең казанышлары» секциясе үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International