Түбән Кама районының Сухрау авылында күптән көтелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ул 600 гә якын кеше яшәгән ике авыл халкына хезмәт күрсәтәчәк.
Элек ФАП җирле мәдәният йортының икенче катында урнашкан иде, 63 кв.м мәйданлы яңа, уңайлы бина ерак түгел генә төзелде: моның өчен республика халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү программасы кысаларында 4,7 млн сум бүлеп бирелде.
⠀
Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев билгеләп үткәнчә, 2013 елдан Түбән Кама районында инде 13 нче ФАП төзелгән. Быел аларны тагын ике торак пунктта – Югары Чаллыда һәм Камский бистәсендә төзү планлаштырыла. Шулай ук быел Шәңгәлче табиблык амбулаториясенә дә капиталь ремонт ясалачак.
«Авыл халкының да коронавирустан прививка ясатуы һәм өйләренә вирус алып кайтмаулары мөһим, ФАПта вакцинация ясау өчен барлык шартлар да бар. Биредә шулай ук диспансеризация дә узарга мөмкин, шуңа күрә авыл халкы азрак чирләсен һәм бирегә бары тик профилактик тикшеренүләр өчен генә килсен», - ди Сергей Мерясев.
⠀
Чарада шулай ук районның дәвалау оешмаларында эшләүче медицина хезмәткәрләре мактау грамоталары белән бүләкләнде.