Татарстанда сәламәт яшәү рәвеше буенча Бөтенроссия акциясе старт алды

2021 елның 22 апреле, пәнҗешәмбе

«Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ, «Сәламәт киләчәк» федераль партия проекты җитәкчелегендә, «Бергә эшлик!» хәрәкәте «Сәламәт яшәү рәвеше – милли үсеш максатларының нигезе» Бөтенроссия акциясе кысаларында, Казан шәһәренең «Лицей – инженерлык үзәге» ММУнең югары сыйныф укучылары (лидерлары) өчен сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча интерактив дәрес үткәрүдә катнашты.

Акция мәктәп укучыларын һәм аларның ата-аналарын сәламәт, актив яшәү рәвешенә ихтыяҗ формалаштыруга, шулай ук кече һәм урта сыйныф укучыларын сәламәт яшәү рәвешен алып баруга мотивация формалаштыру эшенә җәлеп итүгә юнәлтелгән.

Интерактив дәрестә балалар хезмәт һәм ял режимы, хәрәкәт активлыгының файдасы турында белделәр. Сәламәт рациональ туклану һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту мәсьәләләре җентекләп яктыртылды.

Бөтенроссия акциясен уздыру барышында төбәк лидерлары арасында җиңүчеләрне билгеләү максаты белән мониторинг уздырылачак. Федераль лидерларга тантаналы рәвештә дипломнар һәм грамоталар тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International