Тире-венерология диспансерының баш табибы Александр Карпов Түбән Кама Үзәк хастаханәненең ике сырхауханәсенең дә терапевтлары белән очрашты. Табиб паөиентны карагада нинди үзгәрешләргә игътибарга алырга кирәклеге турында искә төшерде. Быел диспансерлаштыруның икенче этабында яңалык барлыкка килде-тире катламының онкологик авыруына шик булса, пациент дерматологка дерматоскопия үткәрү белән консультациягә җибәрелә. Бу диагностика алымы, аның ярдәмендә эпидермисның төсе һәм структурасы, дермоэпидермаль кушылмасы күренә, боларны барысын күзбелән генә күреп булмый.
Шуңа күрә А. Карпов тиредәге иң киң таралган яман шеш авырулары – метастазлар бирә торган һәм иң яман шеш меланома һәм күп очракта өлкән яшьтәге кешеләрдә очрый торган базилома – турында искә төшерде. Шулай ук табиб яссы күзәнәк яман шеше, Капоши саркомасы, карт тән сөяле, пигмент невуслары һәм башка авырулар турында сөйләде.
- Диспансерлаштыру вакытында пациент үзе терапевтка борчыган үзгәрешләр турында әйтә ала – әйтик, миңнең төсе яки зурлыгы үзгәргәнме, яки тәндә кабыкланган таплар барлыкка килгәне турында табиб игүтибарын юнәлтә ала, - дип киңәш итте А.Карпов. - Хатын-кызлар еш кына механик тәэсиргә дучар ителгән миңнәргә, мәсәлән, бюстгальтер яки чылбырга урнашкан урында игътибар итәргә тиеш. Ир-атлар кырынганда еш кына битендәге миңнәрне кисәләр һәм бу хакта да табибка сөйләү яхшырак. Үз сәламәтлегеңә игътибар тискәре үзгәрешләрне вакытында күреп, чаралар күрергә һәм дәваларга ярдәм итәчәк.