2021 елда 26 апрельдән 2 майга кадәр Европа иммунизация атнасы уза, аның төп максаты - вакцинациянең авыруларны профилактикалау өчен зур әһәмияткә ия булуын популярлаштыру.
Бүгенге көндә иммунизация темасының актуальлеге беркемдә дә шик тудырмый. Әмма вакциналарның файдасы һәм зыяны турында мәгълүмат бик күп, алар арасында еш кына вакцинация кирәклеге турында кешеләрнең күзаллауларын бозучы дөрес булмаган мәгълүматлар очрый.
Европа иммунизация атнасы кысаларында Казан ДМУның гомуми гигиена кафедрасының «Мәгълүмати гигиена» проекты Татарстан Республикасының гомуми белем бирү оешмаларында Иммунизация темасына мәгърифәтчелек эшен башлады. Проектның волонтер студентлары укучыларга вакциналарга һәм гомумән вакциналаштыруга кагылышлы сорауларга җавап бирә. Мәсәлән, нәрсә ул вакцина, һәм ул ничек эшли; вакциналар һәм аларның составы; иммун система ничек эшли, һәм ни өчен билгеле бер вакциналар ясарга кирәк, алар ни дәрәҗәдә куркынычсыз һ.б.
"Үз-үзеңне сакла һәм башка кешеләрне сакла" темасына лекцияләр Татарстан Республикасының төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 1000нән артык мәктәп укучысы өчен үткәрелде инде, алар арасында – Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Кукмара, Яшел Үзән, Мамадыш һәм Тукай районнары.