КБМҮнең балалар сырхауханәсендә вакцинацияләүгә багышланган чара үтте

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Бүген Европа иммунизация атнасы кысаларында Яр Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгенең балалар сырхауханәсендә вакцинацияләүгә бәйле акция узды. Бу көнне вакцинацияне узган һәр бала үзенә Прививка кабинетында бүләк сайлый алды. Әлеге чара иммунизациянең мөһимлеге турында җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү һәм хәбәрдарлыгын арттыру максатыннан оештырылды. Акциянең инициаторы - Кама балалар медицина үзәге каршындагы муниципальара иммунопрофилактика кабинеты.

Европа иммунизация атнасы 29 апрельдән 2 майга кадәр уза. Бу вакытта балаларны вакциналаштыруга аерым игътибар бирелә. Белгечләр үсеп килүче буынны вакцинаның сыйфаты өчен курыкмыйча прививка ясатырга кирәк һәм була, дип ассызыклый.

Бүген безнең ил территориясендә профилактик привикалар илкүләм календарьдә 12 инфекциягә каршы прививкалар: вируслы гепатит В, туберкулез, дифтерия, столбняк, коклюш, кызамык, кызылча, эпидемиологик паротит, полиомиелит, грипп, гемофиль һәм пневмококок инфекциясенә каршы прививкалар бар. Вируслы гепатит В һәм туберкулезка каршы вакциналар яңа туган сабыйларга бала тудыру йортында ясыйлар. Вакцинациянең бәхәссез файдасы - йогышлы авыруларны кисәтү, таратуны чикләү һәм бетерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International