Яшел Үзәндә сәүдә үзәгендә коронавирустан вакцинацияләү пункты ачылды

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Яшел Үзәннең «Мирный» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Королев ур., 1 йорт адресы буенча урнашкан, медицина учреждениесеннән читтә беренче прививка пункты барлыкка килде, анда коронавирус инфекциясеннән вакцинация үтәргә мөмкин. Прививкалар ясау пункты көн саен 12.00 дән 18.00 гә кадәр эшли. Үзең белән паспорт, полис һәм СНИЛС булырга тиеш.

Прививка пунктының өстенлекләре - чиратлар булмау, табиб белән тыныч әңгәмә, сорауларга тулы җаваплар алу мөмкинлеге. Пункт беренче катта урнашкан. Сәүдә үзәге холлында һәм керү юлында волонтерлар-медиклар вакциналаштырырга чакыра һәм прививка пунктына кадәр озата.

Вакцинация Гам-Ковид-Вак препараты («Спутник V» сәүдә атамасы) белән үткәрелә, бу бушлай һәм ирекле. Иң элек мөрәҗәгать итүчеләргә аллергия реакцияләре һәм ОРВИ билгеләре, хроник авырулар, шулай ук төрле препаратларны кабул итү турында стандарт сораулар булган анкетаны тутыруны сорыйлар. Прививка ясауга табиб карап чыкканнан соң җибәрәләр.

Ревакция 3-нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә (Яшел Үзән ш., Королев ур., 9) 21 көннән соң үткәрелә.

Массакүләм вакцинация – коллектив иммунитет булдыруның һәм пандемияне туктатуның бердәнбер ысулы, ди табиблар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International