Вильсон Госманович Шәрифуллин медицинада 53 ел. 32 ел ул ашыгыч медицина ярдәме бүлегендә табиб вазыйфасында эшли.
Медик юлын ул очраклы гына сайламаган. Әтисе сугыш елларында хәрби фельдшер булып эшли. Вильсон Госманович әтисе юлыннан барачагын һәм медицина сайлавын ныклы карар итә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Чистай медицина училищесына укырга керә.
"Сугыш башланганда әтием фронтта булды. Ул тәүлегенә 12әр сәгать кыр хирургларына ярдәм иткән, бинтларны юа, яралыларны карый. СССР оборона эшендәге зур казанышлары өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән", - дип горурланып сөйләде табиб.
Вильсон Шәрифуллинның җилкәсендә зур практик тәҗрибә тупланган. Бүгенге көндә ул 2005 һәм 2017 елларда халыкка медицина ярдәме күрсәтү буенча югары күрсәткечләргә ия. 2007 елда ТР ССМ мактау грамотасы белән бүләкләнде. 2013 елда аңа РФ «Сәламәтлек саклау отличнигы» исеме бирелде.