Чистай РҮХнең бала тудыру йортында өзлексез медицина белеме бирү кысаларында «акушерлыкта һәм гинекологиядә клиник беркетмәләр» темасына лекцияләр циклы узды.
Күчмә цикл м.ф. к., КДМА акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире Евгений Юрьевич Юпатов һәм кафедра хезмәткәрләре: м. ф. д. Роза Семеновна Җамалиева, м. ф. д. Татьяна Петровна Зефирова, м. ф. д. Мәдинә Ирек кызы Мәҗитова, м. ф. к. Ольга Владимировна Данилова, м. ф. к. Елена Юрьевна Антропова, м. ф. к. Алена Алековна Гафарова ярдәмендә оештырылды.
Уртак укыту эшенә Алексеевск, Әлки, Нурлат районнарының акушер-гинекологлары җәлеп ителде.
Уку барышында йөклелеккә прегравидар әзерлек, вакытыннан алда бала табу, гестацион шикәр диабеты, акушерлык кан агу, коронавирус йогышы һәм йөклелек кебек темалар тикшерелде.
Бала тудыру йорты буенча экскурсия кысаларында кафедра хезмәткәрләре, индивидуаль бала тудыру залларын, "ана һәм бала" палатасын һәм күптән түгел ачылган Гаилә палатасын, шулай ук хатын-кызлар консультациясен карадылар.
«Чистай РҮХ» ДАССУ КДМА акушерлык һәм гинекология кафедрасы коллективына уртак башкарылган эшләре өчен зур рәхмәт белдерә.