Татарстан медиклары профессор Сергей Алексеев каберен тәртипкә китерделәр

2021 елның 30 апреле, җомга

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко волонтер-медиклар белән бергә Арча зиратында Медицина фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында катнашучы Сергей Алексеев каберен җыештыруда катнашты.

«Хәзерге буын фәнгә зур өлеш керткән бөек кешеләрне бераз оныта башлады. Бүгенге көнгә кадәр аларның хезмәтләренән безнең студентлар файдалана, шуңа күрә хәзерге вакытта белем алучыларның бу күренекле эшлеклеләр турында белүләре мөһим», — дип билгеләп үтте Владислав Виниченко.

Ул ассызыклаганча, ТР һәр медицина учреждениесенә күренекле эшлекленең каберен карау беркетелгән, һәм медиклар тәртип саклау һәм чисталык өчен җаваплы.

Танылган фән эшлеклеләренең каберләрен чистарту акциясе 26 апрельдә башланды һәм 2 майга кадәр дәвам итә. ТР хакимиятенең күп кенә вәкилләре анда катнаша һәм күп кенә танылган кешеләрнең каберлекләрен тәртипкә китерелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International