Мамадыш Үзәк район хастаханәсенең баш табибы медицина көллияте студентлары белән очрашты

2021 елның 12 мае, чәршәмбе

Мамадыш үзәк район хастаханәсендә баш табиб Дамир Хаҗиев Казан, Алабуга һәм Минзәлә медицина колледжын тәмамлаучы студентлар белән очрашты. Очрашу Мамадыш районының сәламәтлек саклау музеенда дустанә шартларда узды.

Хәзерге вакытта диплом алды практикасын 15 студент уза, аларның һәркайсы белән баш табиб шәхсән танышты, РҮХдә һөнәри үсеш мөмкинлекләре, максатчан юнәлеш буенча югары белем алу, хастаханәне җиһазландыру һәм медицина ярдәме күләмнәре турында сөйләде. Катарактаны факоэмульсификацияләү буенча уникаль операцияләр, гемодиализ бүлекләре, эндоскопия бүлеге, иң заманча җиһазланышы булган операция бүлекләре эшенә аерым игътибар бирелде. Яшь белгечләргә вакансияләр әйтелде, барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International