Казанда Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне алдыннан чаралар узды

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары буенча майның һәр өченче якшәмбесендә Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне үткәрелә. Истәлекле дата символы-кызыл тасма. Тарихта беренче тапкыр бу көн әле 1983 елда ук Сан-Францискода (АКШ) билгеләп үтелә. СПИДтан үлүчеләрне искә алу акциясен оештыручылар булып ВИЧ/СПИД проблемасына шәхсән кагылган кешеләр торды.

СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне ВИЧ/СПИД проблемасына игътибар итәргә, хәбәрдарлыкны арттырырга, СПИДтан үлгәннәрне искә алырга һәм ВИЧ-инфекцияле кешеләргә ярдәм итәргә юнәлдерелгән. Бу датага багышланган чараларның берсе - ВИЧ белән зарарланган кешеләргә карата дискриминация булдырмый торган социаль мохит формалаштыру.

ВИЧ-инфекциянең таралуын кисәтүнең өстенлекле юнәлеше булып гражданнарга ВИЧ тапшыру куркынычлары турында мәгълүмат бирү һәм ВИЧка ирекле тикшерүгә мотивацияләү тора.

Халыкны максималь колачлауга ирешү өчен зур күләмле коммуникацион компанияләр даими рәвештә үткәрелә.

14 май - Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне алдыннан СПИД үзәге «Яңа гасыр» АББО белән берлектә «Татар-информ» МА платформасында ТР ССМ ВИЧ-йогышын диагностикалау һәм дәвалау проблемалары буенча баш штаттан тыш белгеч Фирая Нәгыймова катнашында матбугат конференциясе үткәрделәр.

Чара кысаларында Фирая Нәгыймова ТРда ВИЧ-йогышы буенча эпидемиологик ситуацияне соңгы 5 елда тенденцияләр үзенчәлекләре белән таныштырды.

Чарада шулай ук «Яңа гасыр» АКБХОның генераль директоры Лилия Таишева катнашты, ул Президент грантлары фонды ярдәмендә, республика территориясендә СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге белән бергә тормышка ашырылган "Җиңү өчен Тест" проектының 1 этабына йомгак ясады. ВИЧ-инфекциягә 6000нән артык кеше тест биргән.

12 майда Татарстан Республикасы территориясендә генә түгел, ә Россия Федерациясенең төрле субъектларында - Ульяновск, Самара, Оренбург, Киров өлкәләрендә, Марий Эл, Башкортстан, Чуашстан, Удмуртия Республикаларында да гамәлгә ашырылачак проектның 2 нче этабы старт алды. Бүген матбугат конференциясе кысаларында ВИЧ-инфекциягә тест үткәрелде, бу зур кызыксыну уятты.

Шулай ук чара Урицкий паркында да узды. «Московский» мәдәни-күңел ачу үзәге янындагы парковкада СПИД үзәгенең профилактика бүлеге хезмәткәрләре Лариса Сафина һәм Алсу Тимерханова Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне алдыннан башкала халкы һәм кунаклары өчен профилактика акциясен үткәрделәр. Теләгән һәр кеше селәгәй буенча ВИЧ-инфекциясенә тикшерү уза, белгечләргә үз сорауларын бирә һәм кирәкле консультацияне ала алды. ВИЧ-йогышына барлыгы 64 кеше аноним экспресс-тест узды.

Акция "Профилактика һәм инициатива» төбәк иҗтимагый оешмасы, Республика студентлар хезмәт отрядлары үзәге, "Эролайф"кибетләре челтәре белән берлектә тормышка ашырылды. Акциянең һәр катнашучысы истәлекле бүләк алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International