Марат Садыйков беренче тапкыр билгеләп үтелә торган фармацевтика хезмәткәре көне белән котлады

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасының фармацевтика өлкәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары! Кадерле дуслар!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – фармацевтика хезмәткәре көне белән котлыйм!

Бүген бу дата беренче тапкыр билгеләп үтелә, әмма ул тамырлары белән ерак үткәнебезгә китә. Нәкъ менә 1581 елның 19 маенда Иван IV указы нигезнедә илебездә даруларны әзерләгән һәм саткан беренче даруханә барлыкка килә.

Бүген Татарстанда фармацевтика хезмәтен 5 002 белгеч күрсәтә, 1 681 даруханә учреждениесе эшли. Аларга халыкны дару чаралары белән тәэмин итү, медицина оешмалары препаратлары белән тәэмин итү һәм безнең пациентларны уңышлы терелтү йөкләнелгән.

Пандемия заманында фармацевтларның хезмәте, белеме һәм осталыклары коронавирус йогышы белән көрәштә алыштыргысыз булды. Ә хәзер безнең алда халыкны вакцинацияләүне дәвам итү бурычы тора.

Кадерле хезмәттәшләр! Һөнәргә тугрылык өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Сезгә киләчәктә дә нәтиҗәле эш, яңа проектларны тормышка ашыруда уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International