Яшь фәнни хезмәткәрләрне җәлеп итү буенча Консорциум төзү турында килешүгә кул кую тантанасы булды

2021 елның 27 мае, пәнҗешәмбе

2021 елның 27 маенда ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары И.Р. Фатыйхов катнашында, РФ ССМ «Казан дәүләт медицина университеты» ЮҺБ ФДБМУ, «Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты» ФБМУ, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт, ТР ССМ «Республика клиник хастаханәсе» ДАССУ һәм «ФармМедПолис» ҖЧҖ арасында консорциум төзү турында Килешүгә кул кую церемониясе булды. Документка Казан ДМУ ректоры А. С. Созинов, КНИИЭМ директоры В. Б. Зыятдинов , ТР ССМ РКХ ДАССУ баш табибы Р.Ф. Шәвәлиев һәм «ФармМедПолис» ҖЧҖ генераль директоры А. А. Гайфуллин  кул куйдылар.

Килешү кысаларында яклар яшь фәнни хезмәткәрләрне һәм профессор-укытучылар составын җәлеп итү һәм карьера үсеше өчен уңай шартлар тудыруда, төрле дәрәҗәдәге уртак төп һәм өстәмә белем бирү программаларын эшләү һәм тормышка ашыру, халыкара һәм Россия конференцияләрен, семинарларын, яшьләр мәктәпләрен, тренингларны һәм башка фәнни чараларны оештыруда катнашачаклар.

Өстәмә рәвештә фәнни, мәгариф һәм инновацион профильләрнең интеграцияләнгән инфраструктур бүлекчәләре (база кафедра, күмәк файдалану ресурс үзәкләре, фәнни лабораторияләр, проект офислары, бизнес-инкубаторлар, технопарклар һәм инжиниринг үзәкләре), медицина микробиологиясе һәм биохимиясе, фундаменталь, клиник һәм профилактик медицина өлкәләрендә уртак эзләнү һәм гамәли фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләрне уздыру, уртак тикшеренүләр нәтиҗәләрен Россия һәм чит ил  басмаларында бастырып чыгару оештырылачак һәм тәэмин ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International