Амбулатор медицина реабилитациясе бүлеге «7нче Шәһәр сырхауханәсе» ДАССУда 2019 елда өч төп юнәлеш буенча эшли башлады: терәк-хәрәкәт аппараты патологияләре, йөрәк-кан тамырлары системасы һәм периферик нерв системасы.
2020 елның июленнән бүлек базасында шәһәрдә беренче вируслы пневмония, шул исәптән COVID-19 кичергән пациентлар өчен амбулатор реабилитацияләү үзәге ачылды.
- Без булган ресурсларны, беренче чиратта, кадрлар потенциалын, матди-техник базаны бәяләдек һәм амбулатор медицина реабилитациясе бүлеген оештыру турында карар кабул иттек, - дип сөйли 7нче поликлиниканың баш табибы Александр Попов. - Безнең команда Иннополис шәһәрендә РКХнең дәвалау-реабилитация үзәгенә һәм Казанның 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенә тәҗрибә алмашу буенча барды, анда безгә методик ярдәм күрсәттеләр. Без ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече, КДМА реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасы мөдире, доцент, м. ф. д. Резедә Әхмәт кызы Бодрова белән тыгыз элемтәдә тордык.
Реабилитациядә яңа технологияләр
Реабилитациядә кулланыла торган MANTIS MR 911 инновацион программа-аппарат системасы - тоташтыргыч һәм мускул тукымасын регенерацияләүне тизләтү, пациентларның эшкә сәләтлелеген арттыру мөмкинлеге бирә торган иң заманча һәм куркынычсыз метод.
- Вируслы пневмонияле пациентлар стационар яки амбулатор дәваланудан соң 14 көннән соң терапевтка яшәү урыны буенча сырхауханәгә мөрәҗәгать итә алалар, - дип аңлата тернәкләндерү бүлеге мөдире, табиб-реабилитолог Айгөл Джумабаева. - Пациент тикшерү узгач һәм анализ нәтиҗәләрен алганнан соң, участок табибы 7нче поликлиникага реабилитациягә юллама бирә. Һәр пациент өчен без, сәламәтлек торышына һәм аңа каршы билгеләр булуга бәйле рәвештә, индивидуаль тернәкләндерү программасын сайлыйбыз.
7нче сырхауханәнең амбулатор медицина реабилитациясе бүлегендә ачылганнан бирле 507 пациент тернәкләнүне үтте.