Казанда яңартылган БРКХ дәвалау корпусы ачыла

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков яңартылган Балалар Республика клиник хастаханәсенең 3 нче дәвалау корпусын карадылар. Сафиуллин ур., 14 адресы буенча урнашкан бинаны капиталь ремонтлау 2020 елның 19 маенда башланды. Модернизацияләүгә 178 млн сум тотылган. Иртәгәдән яңартылган корпус пациентларны кабул итә башлаячак, хастаханә тәүлек әйләнәсе эшләячәк.

"Учреждениене яңартылган, заманча, җылы, уңайлы итеп күрү һәрвакыт күңелле. Әлеге учреждение стационарларны ремонтлау буенча республика программасы кысаларында ремонтланды. Хезмәт нәтиҗәсен монда килгән һәр пациент күрә алачак", - дип билгеләде Ләйлә Фазлыева.

Вице-премьер дәвалау корпусында паллиатив медицина ярдәме бүлеге булуын әйтте, ә мондый эш республикада аерым контрольдә тора. Учреждениедә 13 койка паллиатив ярдәм күрсәтү бар. Моннан тыш, хастаханәдә Казан дәүләт медицина университетының кафедрасы урнашачак.

«Әлеге объект - президент программасы буенча гамәлгә ашырыла торган проектларның берсе. Минемчә, без бөтен республика буенча безнең барлык балалар клиникаларын этаплап модернизациялибез», — диде  ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.

Ике катлы бина төнге стационарның 110 койкасына һәм көндезге 46 урынга исәпләнгән.

«Бездә клиник лаборатория эшли, рентген бүлеге эшләячәк. Бездә УЗИ, функциональ диагностика бүлекләре дә бар иде. Бүгенге көндә безгә яңа җиһазлар килде. Көчле УЗИ-аппараты куелды, ул эчке органнарны, кан тамырларын һәм йөрәкне карый ала",- дип сөйләде БРКХ баш табибының дәвалау эше буенча урынбасары һәм 3нче корпус кураторы Светлана Сенек.

Ашказаны-эчәк тракты, бөер һәм үпкә проблемалары, шулай ук аллергия белән педиатрия профиле буенча дәвалауга кабул ителәчәк. Сенек нефрологик профильле хастаханәләрнең шактый аз булуына игътибар итте. Дәвалау корпусында барлыгы 78 медицина хезмәткәре эшләячәк: 11 табиб, калганнары — урта һәм кече медперсонал. Хастаханәдә тар белгечләр дә эшләячәк: аллергологлар, иммунологлар, гастроэнтерологлар һәм нефрологлар.

Фото: Марат Хафизов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International