Яр Чаллының 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең күчмә сырхауханәсе белгечләре Минзәлә районында яшәүчеләрне кабул итә башлады

2021 елның 4 июне, җомга

5нче шәһәр хастаханәсенең күчмә комплексы 1 июньнән Минзәлә районының Бикбау авылында пациентларны кабул итә башлады. Мобиль сырхауханәләрдә авыл халкына медицина тикшерүләре «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын тормышка ашыру кысаларында ТР сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган график буенча үткәрелә.

Тар белгечләр авылларга билгеле график буенча килә. 2021 ел башыннан башлап табиб - неврологлар, хирурглар, кардиологлар, гинекологлар, эндокринологлар, офтальмологлар, терапевтлар, онкологлар, ревматологлар Менделеевск районының 6 авылында һәм Әгерҗе районының 6 авылында яшәүчеләргә медицина тикшерүе уздырды. Тар белгечләр тарафыннан 4 меңнән артык авыл кешесе тикшерелде, 1 257 лаборатория һәм 2 453 инструменталь тикшеренү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International