Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы бот сөягенең проксималь бүлеген сынган чата өлкән яшьтәге пациентларга ярдәм системасын булдырган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев хәбәр итте. Ул хәбәр иткәнчә, өлкән яшьтәге кешеләрдә бу травма еш кына фаҗигале төстә тәмамланган. Заманча технологияләр күпчелек очракта пациент өчен уңай нәтиҗә белән проблеманы хәл итәргә мөмкинлек бирә.
«Мондый пациентларга вакытында медицина ярдәме күрсәтмәү, кызганыч, еш кына үлемгә китерә. Шуңа күрә без Татарстанның биш югары технологияле медицина үзәгендә 48 сәгать эчендә ярдәм күрсәтү бурычын куйдык. Бу — яңа алым бу җәмәгать контроленә кагылышлы мәсьәләләр», - дип билгеләп үтте Абашев.
Мондый операцияләр 48 сәгать эчендә биш дәвалау учреждениесендә
Республика клиник хастаханәсе;
Казан шәһәренең 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе;
Яр Чаллы шәһ. ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе;
«Татнефть»ГАҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте;
12 нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә ясалачак.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш травматологы Владимир Беляков сүзләренә караганда, әүвәл пациентны трампунктка китерәләр, һәм халәтенә карап, кешене шунда ук югары технологияле үзәк каршындагы реанимация бүлегенә җибәрәләр, анда 48 сәгать дәвамында операция ясарга тиешләр. "Алар 12 сәгать эчендә хастаханәгә китерелергә, 48 сәгать эчендә операция ясалырга тиеш. Операция ясамасаң,үлем очраклары 72 процент тәшкил итә, ике атнадан операция ясасаң, үлем 10 процентка якын. Беренче 48 сәгатьтә операция ясасаң, 1,25 процентка кадәр кими", - диде Владимир Беляков.
Аның сүзләренчә, республикада ел саен 1000 ләп кеше шушы имгәнүгә дучар була. «Вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәве инвалидлыкка китерә һәм үлем сәбәбе дә булып торырга мөмкин», — диде Абашев.
Альмир Абашев аңлатканча, әгәр пациент бот муентыгын сындырган икән, беренчел медицина буына аны республиканың биш югары технологияле медицина үзәгенең берсенә ашыгыч рәвештә транспортлый. биредә табиблар операция үткәрү-үткәрмәү турында хәл итә.