Тирәк мамыгы карны хәтерләтә, һәм бу йомшак юрган безнең шәһәр юлларын каплый. Кемнедер бу әсәрләндерә, ә аллергиклар исә тирәкләр чәчәк ату сезонында чын-чынлап җәфа чигә. Түбән Кама РҮХ терапия бүлегенең терапевт-пульмонологы Алсу Ибраһимова Түбән Кама халкының табибларга нинди симптомнар белән мөрәҗәгать итүләре һәм бу чорда үз-үзеңне аллергиядән ничек сакларга кирәклеге турында сөйләде.
Тирәкләр чәчәк аткан чорда еш кына пациентлар йә яшәү урыны буенча участок терапевтларында күзәтелә, йә хроник аллергия белән аллергологларга мөрәҗәгать итә. Кайчагында пациентлар пульмонологларга мөрәҗәгать итә, ә моңа патологияләр сәбәп була, әйтик, бронхиаль астма кискенләшергә мөмкин.
"Аллергия еш кына амбулатория шартларында уңышлы дәвалана, борынга тамыза торган тамчылар һәм антигистамин препаратлар булыша. Безнең бүлеккә килгән пациентларда тын кысылу күзәтеләп», - диде табиб.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, битлек һәм күзлек тирәк мамыгына реакциясеннән саклап калуы нәтиҗәсез диярле. Мамык тәрәзә аша керергә я киемгә ябышып калырга мөмкин.
Пациентлар тирәк чәчәк аткан чорда ял алырга, аларга уңайлы булган җиргә китәргә, йә амбулатор рәвештә антигистамин препаратлар, ялкынсынуга каршы тамчылар кабул итәргә тырыша, дип сөйли алар.
Аллергическая реакция нәселдән күчәргә мөмкин. Аллергия шәһәр халкы тиз бирелүчән була. Аллергия белән җәфа чигү яшькә карамый, балалар да, өлкәннәр дә зыян күрә ала.
Үзегезне саклагыз, ә кирәк булганда хастаханәгә мөрәҗәгать итегез. Заманча препаратлар ярдәмендә аллергия уңышлы дәвалана. Исән булыгыз!