Татарстанның район хастаханәләре автопаркны яңартты

2021 елның 18 июне, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов медицина хезмәткәрләре көне алдыннан Татарстан Республикасы медицина учреждениеләре вәкилләренә 193 яңа автомобиль ачкычларын тапшырды. Чара «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узды.

Рөстәм Миңнеханов «Lada Largus» базасындагы 150 автомобиль ачкычын һәм «Ford Transit» маркалы 43 микроавтобусны тапшырды. Машиналар авыруларга өйләренә барып медицина ярдәме күрсәтү, пациентларны хастаханәләргә илтү, шулай ук дару препаратларын ерак районнарда яшәүчеләргә җиткерү өчен файдаланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International