Быел 170,4 млн. сумлык 211 медицина җиһазлары сатып алыначак. 8 июньгә 8 берәмлек җиһаз сатып алуга 3 контракт төзелгән. Аукционнар үткәрү буенча эшләр алып барыла. Федераль һәм төбәк бюджетларыннан барлыгы 2 550,96 млн сум акча каралган.
"Татарстан Республикасында йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш" төбәк проекты буенча Түбән Кама, Алабуга, Яшел Үзән һәм Буа РҮХ һәм Төбәкара клиник-диагностика үзәген яңадан җиһазландыру планлаштырыла. Кан әйләнеше системасы авырулары белән пациентларның 99 проценты диспансер учетына куелган. Дарулар 93% белән тәэмин ителгән (план – 80%).
«Онкология авырулары белән көрәш» төбәк проекты кысаларында Түбән Кама үзәк күппрофильле район хастаханәсе базасында амбулатор онкология ярдәме үзәген ачу һәм Республика клиник онкология диспансерын яңадан җиһазландыру планлаштырыла. Июнь аенда аукцион игълан ителәчәк.
«Татарстан Республикасы Балалар сәламәтлек саклавын үстерү, балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны да кертеп» проекты буенча йөклелек, бала табу һәм бала тудыру чорында һәм бала тудырудан соң чорда 41 400 хатын-кызга медицина ярдәме күрсәтелде, шул исәптән бала табу сертификатлары акчалары хисабына. 2021 елның гыйнвар-май айларында йөклелек буенча диспансер учетына 15 560 хатын-кыз алынган.