Татарстан Республикасының онкология хезмәте үзенең юбилеен - 75 еллыгын билгеләп үтә

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Казанда 8 һәм 9 июльдә "21 гасыр онкологиясе. Гамәли сәламәтлек саклауда медицина фәненең инновацияләре" конференциясе уза.

Конференциядә Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Радиология фәнни медицина тикшеренү институты» ФДБУ генераль директоры, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш онкологы, РФА академигы Андрей Дмитриевич Каприн, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйков, «ТР ССМ РКОД» ДАССУның баш табибы Илгиз Ринат улы Һидиятов, Идел буе федераль округы баш онкологы, КДМА директоры, РФА әгъза-корреспонденты, профессор Рөстәм Шамил улы Хәсәнов катнаша.

Конференция тыңлаучыларның һәм лекторларның социаль дистанциясен үтәү буенча барлык таләпләрне исәпкә алып, утырыш залларында докладчылар һәм тыңлаучылар катнашында узачак.

Шулай ук актуаль онлайн-формат илебезнең һәм дөньяның иң ерак почмакларында меңләгән белгечләрнең уникаль программасыннан файдалана алу мөмкинлеге бирәчәк.

Татарстан Республикасы онкология хезмәтенең барлыкка килү тарихы 1946 елда, 14 майда, Казан шәһәренең 5нче Шәһәр хастаханәсе базасында онкология бүлеген оештыру турында Татарстан АССР сәламәтлек саклау министрлыгының боерыгы чыгу белән башлана.

Республикада онкология хезмәтен оештыручылар, танылган галим-клинистлар профессор Юрий Александрович Ратнер, профессор Мойше Зельман улы Сигал хирургия мәктәбенә нигез салганнар, аларның традицияләре һәм алымнары бүген дә актив үсеш ала.

Бүгенге көндә ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры – Россиядә иң зур онкология үзәкләренең берсе, аның филиаллары Әлмәттә һәм Яр Чаллыда бар. Бөек онкологлар-укытучылар булганлыктан Казан онкологлары мәктәбе илебез һәм чит ил галимнәре арасында лаеклы абруй казана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International