Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы 2021 елның I яртыеллыгында ведомствоның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын үтәү нәтиҗәләре турында фикер алышуга чакыра

2021 елның 14 июле, чәршәмбе

2021 елның 19 июлендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР ССМ карамагындагы Иҗтимагый совет утырышы кысаларында 2021 елның I яртыеллыгында ведомствоның халык алдында формалаштырылган максатларын һәм бурычларын тормышка ашыру нәтиҗәләре буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булачак.

Иҗтимагый совет утырышында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм алдан теркәлү узган республика гражданнары катнаша ала.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый тикшерү проекты гамәлгә ашырыла.

Элегрәк проект кысаларында халык экспертлар белән бергә 2021 елга Министрлык өчен бурычлар формалаштырган иде. ТР сәламәтлек саклау министрлыгы өчен бурычларны сайлау буенча онлайн-сораштыру ТР Дәүләт хезмәтләре порталында узды.

Нәтиҗәдә, 2021 елга өстенлекле буларак түбәндәге максатлар һәм бурычлар сайланды:

1. "Сырхауханәләрнең табиблар белән комплектлануын (1,2 коэффициенты булганда) 84% тан 85% ка кадәр арттырырга".

2. "Шешләрдән, шул исәптән яман шешләрдән үлүчеләр санын 1,2% ка киметү (2020 ел – 193,7; 2021 ел – 100 мең кешегә 191,7)".

3. "Баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуын кичергән пациентларның амбулатор-поликлиника шартларында дару препаратлары белән тәэмин ителешен 50% тан 60% ка кадәр арттырырга".

4. "COVID-19 яңа коронавирус инфекциясеннән соң реабилитациягә мохтаҗ пациентларны медицина реабилитациясе системасы хезмәтләре белән тәэмин итәргә".

5. "Табибларның уртача хезмәт хакын уртача хезмәт хакы чагыштырмасын тәэмин итү - 200% тан да ким түгел".

2020 елның I яртыеллыгында бурычларны үтәү турында тулы мәгълүмат Иҗтимагый совет утырышында экспертлар һәм гражданнар белән фикер алышуга тәкъдим ителәчәк.

Утырыш 2021 елның 19 июлендә 14:00 сәгатьтә була.

Теркәлү өчен Анкета

Тутырылган анкетаны электрон адрес буенча җибәрергә: press.mz@mail.ru

Карау вакыты - 1 көн. Гаризаны бирүнең соңгы көне - 16.07.2021.

Игътибар: тулы булмаган мәгълүмат бирелгән очракта, катнашудан баш тартылачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International