Чистай районы имам-мөхтәсибе коронавирустан прививка ясатты

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов «Спутник-V» вакцинасының беренче компонентын ясатты.

Чистай мөхтәсибәте вәкилләренә «Нур» мәчетенә Чистай РҮХнең медицина хезмәткәрләре бригадасы килде. Дин әһелләрен табиб карады һәм шуннан соң гына прививка ясадылар. Прививка ясарга теләүчеләр арасында Чистай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәд хәзрәт Кыямов та бар иде.

- Прививка ясатыр алдыннан мин вакцина турында күп мәгълүмат укыдым. Без бу авыруның нинди нәтиҗәләргә китерүен күрәбез, мисаллар бик күп. Бүген мин һәм хезмәттәшләрем үз теләгебез белән прививка ясатабыз, күпләр авыруның куркынычын аңлый, - дип билгеләп үтте Мөхәммәд хәзрәт Кыямов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International