ТР сәламәтлек саклау министры торгызылган Казан Изге Ана иконасы соборы ачылышы белән котлады

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

"Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Казан Изге Ана иконасы соборын изгеләндерү уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез. Яңадан торгызылган соборны ачу - рухи шатлык һәм яңарыш символы. Казан Изге Ана образы һәрвакыт илдә һәм аннан читтә иң олылардан санала. Һәм бүген яңадан торгызылган соборны ачу - ул гаҗәеп, тарихи вакыйгаларның берсе.

Бүгенге вакыйга шатлыгын уртаклашам һәм яңадан торгызылган гыйбадәтханә республика халкын, шәһәр кунакларын куандырып кына калмыйча, ә мәхәллә кешеләре өчен дә изге урын булып торыр, дип ышанам".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International