1983 елдан бирле ел саен бөтен галәм җәмәгатьчелеге майның өченче якшәмбесендә Дөньякүләм СПИДтан үлүчеләрне искә алу көнен (алга таба - Хәтер көне) билгеләп үтә. Бу елда ул 19нчы майга туры килә. Россия Федерациясе территориясендә шушы Хәтер көненә туры китерелгән чаралар үтәчәк: ВИЧ/СПИД өлкәсендә эшләүче белгечләр һәм шулай ук бу проблемага битараф булмаганнар катнашуы белән массакүләм акцияләр, аудио-видео-роликлар тапшыру, ВИЧ-инфекциясе профилактикасы буенча фильмнар.
Татарстан Республикасында Дөньякүләм Хәтер көне кысаларында халыкның ВИЧ-инфекциясе профилактикасы, җәмгыятьне СПИД белән көрәшкә мобилизацияләү һәм ВИЧ/СПИД белән яшәүче гражданиннарга булышу сорауларында мәглүматлы булу дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән чаралар үткәрелә.
Сезне Дөньякүләм СПИДтан үлүчеләрне искә алу көненә туры китерелгән чараларда катнашырга чакырабыз.
Татарстан Республикасында 13.05.2013 датасына 15862 ВИЧ-инфекциясе беләнавыру очрагытеркәлгән, таралганлык 100 меңкешегә419.8 тәшкил итте(РФ - 503.5).Күзәтү чорында ВИЧ-инфекциясе белән авыручы 3172 кеше үлде, шул исәптән СПИДтан -532 кеше. Диспансер исәпләүдә10293 ВИЧ-инфекциясе белән авыручы тора. БарлыгыВИЧ-йоктыргананалардан 1782 бала туган, 82 балага ВИЧ-инфекция диагнозыкуелган.