Казанда 7нче шәһәр клиник хастаханәсе территориясендә яңа дәвалау-тернәкләндерү үзәген ачу планлаштырыла

2021 елның 27 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү, төзекләндерү, капиталь ремонтлау, медицина җиһазлары белән тәэмин итү буенча башкарылган эшләр хакында Казанда узган матбугат очрашуында сөйләде. Министр урынбасары шулай ук яңа объектларның ачылуы турында билгеләп үтте, алар арасында гомуми мәйданы 12,2 мең квадрат метр булган һәм 147 койкага исәпләнгән дәвалау-тернәкләндерү үзәге бар.

Яңа тернәкләндерү үзәге төзелеше Казанның Чуйков урамында, 7нче шәһәр клиник хастаханәсе территориясендә бара. Үзәкнең ачылышы агымдагы елның декабрендә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International