Тәҗрибә алышу максаты белән

2013 елның 15 мае, чәршәмбе

Бүген Кама балалар медицина үзәгенә Төркиянең медицина оешмалары җитәкчеләре делегациясе килде. ДАССО «КДМҮ» баш табибы Равил Бакиров хезмәттәшләрне балалар шифаханәсе пациентларын план буенча һәм ашыгыч тәртиптә кабул итүне оештыру белән таныштырды. Кунакларга россия җитештерүчеләренең медицина җайланмаларын күрсәттеләр.

Чит ил хезмәттәшләрендә аерым кызыксынуны балалар стационарының тере табигать элементлары кыяфәтендә ясалган эчке навигация уятты. Перинаталь үзәктә төрек медикларына яңа туган балалар өчен реанимация җиһазы тәэсир итте.

Делегацияне ТР ССМ Яр Чаллы шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Ильнур Шәрәфетдинов озата барды. Визит Татарстан белән Төркия арасында сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү максаты белән үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International