2012-2013 уку елында Татарстан Республикасында «Роналд Макдоналд йорты» Хәйрияле Фонды җирле белем бирү программасын тормышка ашыруга йомгак ясау өчен 2013 елның 15 маенда түгәрәк өстәл үткәрелде.
- 2012-2013 уку елының программасында белгечләр һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнаштылар
- укулар һәм семинарлар Казан шәһәре оешмалары базасында Хәйрияле Фондның белгечләре тарафыннан үткәрелделәр.
- 2012-2013 уку елында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының74 белгече өчен 8 семинар үткәрелде.
- «Хәйрияле Фондның йөреп укытыла торган дәресләрендә күрүләре бозылган балалар өчен өйрәтүче һәм төзәтүче күнегүләр һәм уеннар үткәрү методикасы».
- «Урта мәктәп яшендәге психик үсешләре тоткарланган балалар өчен мускул корсетын ныгыта торган күнегүләр комплексы».
- «Кече һәм урта мәктәп яшендәге психик үсешләре тоткарланган балалар өчен игътибарны арттыра торган уеннар».
- «Сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән Хәйрияле Фондның физкультура-сәламәтләндерү дәресләрендә һәм спорт-массакүләм чараларында махсус спорт инвентаре куллану технологиясе».
- «Урта мәктәп яшендәге ми параличы булган балалар өчен уеннар һәм күнегүләр комплексы, контрактуралар профилактикасы».
- «Мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге акыллары артта калган балалар өчен сулыш алу күнегүләре комплексы».