Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме табиблары 30 м биеклектән суга егылган ир-атны коткарды

2021 елның 25 августы, чәршәмбе

Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме пультына иртәнге өчтә чакыру кабул итә, шаһитлар әйтүе буенча биеклектән кеше егылган.

Ләйлә Парий һәм Екатерина Мальцеваның фельдшер бригадасы составында ашыгыч ярдәм чакыруны кабул итә һәм хәвеф-хәтәр урынына килә. Карап чыкканнан соң, алар 30 метр биеклеккә җитә торган плотинадан ир-атның егылуын ачыклый.

Мондый биеклектән егылып, исән калу мөмкин түгел кебек. Әмма су өслегендәге ир-атның яшәү билгеләрен булган.

Урынга килгән гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ир-атны ярга чыгара һәм ашыгыч ярдәм бригадасына тапшыра.

Табиблар зыян күрүчене караганда тире катламнары зәңгәрләнгән һәм агарган, өстән-өстән сулый торган була. Ир бик авыр хәлдә була. Медицина хезмәткәрләре кичекмәстән шокка каршы медицина чараларына керешә. Вакытында күрсәтелгән ярдәм пациентны тотрыкландырырга мөмкинлек бирә. Ирне ашыгыч рәвештә дәвалау учреждениесенә озаталар.

Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәменең 1 подстанциясе мөдире Святослав Веретенников билгеләп үткәнчә, «мондый биеклектән егылу нәтиҗәсендә кешенең гомеренә куркыныч янаучы — травматик шок була. Ул эчтә зур кан югалу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Дәваламыйча мондый хәл үлемгә китерергә мөмкин»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International