«Ел табибы - Ак чәчәкләр-2013» бәйгесе номиналистлары өчен интернет-тавыш бирү дәвам итә

2013 елның 20 мае, дүшәмбе
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Ел табибы - Ак чәчәкләр-2013» бәйгесе номиналистлары өчен интернет-тавыш бирү дәвам итә. 2013 елгы бәйгедә биш атау (номинация) күрсәтелгән, аларның һәрберсендә («Сәламәтлек саклау риваяте» атавыннан башка) бәйге комиссиясе әгъзалары тарафыннан ахыргы сайлауга кертелгән өч лаеклы кандидатура яки табиблар коллективы («Уникаль очрак» атавы). Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый киңәш утырышында билгеләнәчәк. Җиңүчене сайлаганда мөһим рольне интернет-тавыш бирү уйнаячак. Сез үзегезнең тавышыгызны сайтның баш битендә калдыра аласыз («Ак чәчәкләр» баннеры)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International