Красноярск делегациясе ДАССО «7нче шәһәр клиник шифаханәсе»нә килде

2013 елның 18 мае, шимбә

Татарстан Республикасына эшлекле визит белән Красноярск шәһәре Администрациясе Сәламәтлек саклау идарәсе делегациясе килде. Кунаклар иң зур белем бирү һәм сәнәгать майданчыкларын, һәм шулай ук Татарстанның әйдәүче клиникаларын карап чыктылар. Визит кысаларында делегация ТР ССМ ДАССО «7нче шәһәр клиник шифаханәсе»нә килде. Шифаханәнең баш табибы М.Н. Садыков һәм гомуми сораулар буенча баш табиб урынбасары А.В. Кочнев кунакларны кабул итү-диагностика бүлеге, кан тамырлары үзәге, реанимация һәм интенсив дәвалау бүлеге белән таныштырдылар. Делегацияне Татарстан Республикасында бердәнбер булган алынган 128-срезлы компьютерлы томограф кызыксындырды. Кунакларга шулай ук камилләштерелгән операция блоклары һәм неврология бүлеге күрсәттеләр. Вертолет майданчыгында кунаклар пациентлар өчен җиһазландырылачак күл күрә алдылар. Делегатлар шифаханәнең модернизациясенә һәм дәвалау оешмасында пациентлар хәрәкәте логистикасына карата үзләренең сокланганнарын белгерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International