16 майда «Казан ярминкәсе» күргәзмә комплексында алтынчы махсуслаштырылган «Балачак дөньясы. Казан» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә кысаларында имезү, репродуктив сәламәтлек буенча халык өчен белем бирү программасы үткәрелә.
ДАССО «Республика медицина профилактикасы үзәге» балаларда йогышлы булмаган авырулар профилактикасы, имезүнең файдасы, балаларның рациональ туклануы буенча үзенең басма продукциясен күрсәтте, «Яңа туган бала. Кеше гомеренең башы», «Сабыйның туклануы нигезләре. Имезү», «Яңа туган бала. Нәрсәдән башларга?» видеофильмнарын һәм шулай ук сәламәт яшәү рәвеше нигезләре турында «Сәламәт бул» анимацияле сериалны күрсәтте.