2013 елның 24-25 маенда ТР IT-үзәгендә Республика фәнни-практик "Инфекцияләр һәм соматик патология" конференциясе була. КДМУ балалар инфекцияләре кафедрасының 80-еллыгы конференциянең мәгънәле вакыйгасы булачак. Конференциядә төрле белгечлек табиблары катнашалар: инфекционистлар, эпидемиологлар, терапевтлар, педиатрлар, гомуми практик табиблары, неврологлар, реаниматологлар, кардиологлар. Конференция эшенда табиблар, Идел буе, Мәскәү, Санкт-Петербург югары уку йортларының фәнни эшчеләре һәм чит ил галимнәре катнашалар.
Киң сораулар төркеме диагностика һәм инфекцион сәбәпләр белән ассоциацияләнгән авыруларны давәлау белән бәйләнгән. "Параинфекцион", "вирус индуцированная" һәм башка патология – иң төрле белгечлек табиблары менә шундый авырулар белән шөгыльләнәләр. Конференцияның максаты – тәҗрибә алмашу гына түгел, ә шулай ук төрле белгечлек табиблары эшләрендә мәгълум консолидация дә. Ул диагностикага һәм шундый авыруларны дәвалауга гомуми караш чыгаруга булышырга тиеш булачак. Мондый конференция Казанда беренче мәртәбә уздырыла.