СПИДтан вафат булган кешеләр хәтере Дөньякүләм Көненә туры китерелгән чаралар чикләрендә Вич-инфекциягә экспресс-тестлау мобиль пунктларының эше оештырылган, махсус лекцияләр һәм укучылар һәм студентлар өчен ВИЧ-инфекциясен профилактикалау буенча видеороликлар күрсәтү белән ачык дәресләр үткәрелгән, мәгърифәтчелек әдәбияты һәм шәхси саклану чаралары өләшелгән (бөтенесе 1244 кеше катнашкан).
2013 елның 15 маенда Казан шәһәре Совет районы №171 мәктәптә укучылар өчен ВИЧ-инфекциядән профилактика буенча видеороликлар күрсәтү һәм мәгърифәтчелек әдәбияты өләшү белән лекция укылган (84 кеше катнашкан).
2013 елның 16 маенда 11.00 сәгатьтә СПИД Үзәге белгечләренең Татарстан Республикасы Хәрби коммисариатына чыгулары булды, анда призывниклар өчен фильмнар күрсәтү белән лекция укылды (60 кеше катнашкан).
2013 елның 16 маенда 11.30-та кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллиятенә чыгу үтәлгән, анда укучылар өчен ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча лекция укылды, видеофильмнар күрсәтелде, консультатив психолог ярдәме күрсәтелде, бөтенесе 106 кеше тартылган, шул исәптән 31 кешегә ВИЧ-инфекциясен экспресс-тестлау ясаганнар.
2013 елның 16 маенда Казанда, Әлмәттә, Чаллыда масса-күләм акциялар уздырылды, анда профессиональ алып баручылар һәм артистлар, казан иҗади җыр һәм бию коллективлары катнаштылар. Тематик бәйгеләр, викториналар, призлар уйнатылды. Вич-инфекциягә экспресс-тестлау мобиль пунктларының эше оештырылган (216 кеше катнашкан).
2013 елның 17 маенда бушлай аноним ВИЧ-инфекциягә тестлау оештыру белән, белгечләр консультацияләре, информацион әсбаплар һәм шәхси саклану чаралар өләшу белән ДАССО “ ТР ССМ Республиканың СПИД һәм йогышлы авырулар белән көрәшү үзәге”Ачык ишек көнен уздырды.
«Россия 24», «Татар-Информ» телеканалларында туры эфирда ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча СПИД Үзәкләренең белгече чыгышы оештырылган.