Шәфкать туташы, фельдшер, акушерка хезмәтенең үз үзенчәлекләре бар, чөнки авыруларны карау – ул, беренче чиратта, гуманлыкка һәм кешеләргә мәрхәмәт итүгә нигезләнгән кеше аралашуы профессиональ осталыгы. 12 майда бөтен дөнья медицина җәмәгатьчелеге Халыкара шәфкать туташы көнен бәйрәм итә. Беренче Шәфкать туташлары мәктәбе 1890 елда оештырылган.
Профилактикалау, дәвалау, реабилитацияләү һәм авыруларга квалификацияле ярдәм күрсәтү буенча комплекслы мәсьәләләрне нәтиҗәле чишә ала торган Әлмәт шәфкать туташлары хезмәте белгечләре “2013 елның иң яхшы урта медицина эшчесе” Республика профессиональ мастерлык конкурсының оешмалар этабында катнашканнар.
ТР ССМ ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсенең башлыгы Равиль Хәйруллин катнашучыларны да һәм җиңүчеләрне дә тәбрик итте.
«Иң яхшы фельдшер» - Миннахметова Венера Әнәс кызы, «ТН» ААҖ һәм Әлмәт шәһәре МСЧ