Бүген Казанда аеклыкның язгы бәйрәменә багышланган традиция булып киткән чаралар уза. Ул 10 сәгатьтә Аеклык бәйрәме символикасының дөньяда бердәнбер күргәзмәсе эшли торган академиклар Арбузовларның музей-йортында башлана.
ЯрЧаллының КБМҮ балалар сырхауханәсендә Европа иммунизация атнасы кысаларында иммунопрофилактикалау буенча районара конференция узды. Анда Тукай районының, Әгерҗе, Актаныш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим шәһәрләренең үзәк район хастаханәләренең һәм Яр Чаллы шәһ. балалар сырхауханәсенең иммунопрофилактикалау буенча эшенә җаваплы белгечләре катнаштылар.
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Республика клиник онкология диспансеры» ДАССУнең баш табиб вазыйфасына Илгиз Ринат улы Хидиятов билгеләнде.
Балалар республика клиник хастаханәсендә балаларга иртә ярдәм итү буенча эшлекле уен узды. Казан шәһ. «Ышанганлык» дигән иртә ярдәм үзәгенең БРКХнең экспертлары, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, Республика балалар йортының һәм татарстан тернәкләндерү үзәкләренең белгечләре белән үсешләрендә артта калган, церебраль паралич, аутизм, Даун синдромы белән, ишетү һәм күрү сәләте бозылуы белән балаларга иртә ярдәм күрсәтү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Түбән Камада Фатыйх Миңнебай улы Хәйбуллинның искә алу кичәсе узды. Ул – шәһәр сәламәтлек саклавына нигез салучы, Татарстан Республикасының атказанган табибы, Бөек Ватан сугышында катнашучысы, Түбән Каманың мактаулы гражданины. Фатыйх Миңнебай улы күп гомерләрне коткарган искиткеч хирург иде.
Апас үзәк район хастаханәсендә Казанның Сугыш ветераннары өчен госпитале табибларының бригадасы сугыш ветераннарына, сугыш ветераннарының тол хатыннарына, тыл хезмәткәрләренә, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына күчмә медицина карап тикшерүен үткәрде. Тикшерүне 24 пациент узды. Медиклар аларга консультация үткәрделәр һәм киңәшләр бирделәр. Стационар медицина ярдәменә мохтаҗлар Казанга хастаханәләргә салу өчен җибәрелделәр.
Бүген Республика клиник онкология диспансерының Әлмәт филиалында Онкологик пациентлар һәм аларның туганнары өчен мәктәп узды. Очрашуда сәламәт туклану турында һәм ни өчен дәвалауда һәм төзәлүдә аның мөһимлеге турында сөйләштеләр. Онкологик авыручыларның күбесе аппетит кимү һәм гәүдә авырлыгын югалту кебек проблемалар белән очраша.
Бүген 17.00 сәгатьтә Республика клиник онкология диспансерында «Музыкаль тарихлар» проекты кысаларында тере музыка кичәсе узачак. Диспансерның пациентлары һәм килүчеләре алдында «Юность» командасы – КДМУ волонтерлары-медиклары чыгыш ясаячаклар, алар совет фильмнарыннан бөтен кешеләр яраткан композицияләрне башкарачаклар.
Олимпиаданың катнашучылары Татарстан Республикасының урта һөнәри медицина уку йортларының укучылары, шулай ук КДМУның дәвалау, педиатрия, фармацевтика факультетларының студентлары булачаклар. Олимпиада татар телле һәм рус телле студентлар өчен үткәрелә. Биремнәр база югары һәм урта һөнәри белемен бирүнең стандарты кысаларында эшләнделәр.
Хәзерге вакытта ревматизм авырулары 100дән артык нозологик формасын исәплиләр, һәм йөрәк-кан тамырлары һәм онкологик авырулардан соң инвалидлык сәбәпләре арасында өченче урында торалар. Ревматоид артрит буенча гына ел саен инвалидлыкны 80 мең авыручы ала, аларның яртысы эшкә яраклы яшьтәгеләр: ир-атлар – 49 яшькә кадәр, хатын-кызлар – 44 яшькә кадәр. Ә ревматизм авырулары белән балалар арасында инвалидлар саны 2000 елдан башлап 24%ка артты.