7 июньдә Казан шәһ. «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында (Мәскәү ур., 3) медицина хезмәткәре көненә багышланган «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2018» Республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү церемониясе узачак.
Быел чара унберенче тапкыр үткәрелә. Төрле елларда сәламәтлек саклау учреждениеләренең җитәкчеләре, табиблар, медицина хезмәткәрләре, ветераннар чараның җиңүчеләре булдылар. Ел саен җиңүчеләрнең берсе баш приз буларак автомобиль алуы инде традициягә керде.
Май аенда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында Республика премиясенең номинантлары өчен интернет-тавыш бирү ачылачак. 2018 елның конкурсында биш номинация тәкъдим ителәчәк: «Сәламәтлек саклауның риваяте», «Беренчел буынның иң яхшы табибы», «Елның медицина хезмәткәре», «Уникаль очрак» һәм «Ел табибы». «Сәламәтлек саклауның риваяте» номинациясеннән башка, һәр номинациядә өчәр кандидатура тәкъдим ителәчәк.
Финалдагы тавыш биругә бөтен кандидатуралар конкурс комиссиясе әгъзалары белән кертеләләр. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет ачык тавыш бирү юлы белән билгели. Быел җиңүчене билгеләүдә мөһим рольне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында оештырылган интернет-тавыш бирү уйнаячак.
Исегезгә төшерәбез, «Ел Табибы – Ак чәчәкләр» («Белые цветы ») Республика конкурсы 2008 елдан башлап Казанда ел саен үткәрелә. Конкурска исем танылган татар язучысы Габдрахман Әпсәләмовның ак халатлы кешеләргә багышланган бер исемле романы хөрмәтенә бирелгән иде. Әсәрнең үзәк геройларының берсе булган профессор Әбүзәр Таһировны революциягә кадәр табиб практикасыннан бер очрак аны гомер буена шаккаттырды: яшь ярлы хатын баласын дәвалау өчен табиб бернәрсә дә алмаганга төшенкелеккә бирелде. Рәхмәт йөзеннән табиб аңа чәчәкләр генә китерергә сорады. Шул мизгелдән профессор өчен гади ак чәчәкләр медицина һөнәрендә чисталык һәм риясызлык символына әйләнделәр.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылган конкурс һөнәри осталыкны камилләштерүгә өстәмә стимулларны, медицина хезмәткәре һөнәренең иҗтимагый абруен арттырырга чакыра. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклавында медицина хезмәткәрләренә Республика премиясен бирү якты истә калырлык вакыйга булып тора.
Татарстанда икенче ел ВИЧ-йогышлар белән авырулар санының 5,9%ка кимүе билгеләнә. Моның турында Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карамагындагы СПИД белән көрәш буенча ведомствоара комиссия утырышында ТР сәламәтлек министры Марат Садыйков белдерде. Утырыш 2016–2017 елларда гомуми белем бирү һәм һөнәри белем бирү оешмаларында сәламәт яшәү рәвешен оештыру, ВИЧ-йогышларын, вируслы В һәм С гепатитларын профилактикалау буенча чараларны гамәлгә ашыруга багышланган иде.
26 апрельдә 15.00 сәг. онкология диспансеры җирлегендә «Без бергә» АКБО белән бергәләшеп Пациентлар һәм аларның якыннары өчен сәламәтлек мәктәбе узачак. Очрашуда лимфомалар диагностикасына һәм аларны дәвалауга багышланган мәсьәләләр турында, шулай ук дженериклар һәм биоаналоглар нәтиҗәлелеге турында фикер алышачаклар. Мәктәп чикләрендә ТР ССМ РКОДның химиотерапия 2 бүлеге мөдире, химиотерапия клиникасының җитәкчесе Алексей Кузьмин белән очрашу булачак.
Үңәчнең яман шеш белән зарарлануы еш патологияләрдән берсе була – бөтен шешләрнең 80–90 % тәшкил итеп, рак белән авырулар санының структурасында үңәчнең яман шеше 9нчы урында тора. Татарстан Республикасында 2017 елда үңәчнең яман шеше онкология белән авыручылар гомуми саныннан 1,9% тәшкил итте.
Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең кардиологлары һәм терапевтлары алдында м.ф.д, профессор, Казан дәүләт медицина университетының факультет терапиясе кафедрасының мөдире, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш кардиологы Альберт Галявич лекция белән чыгыш ясады.
«Табиб Комаровский мәктәбе» тапшыруын күпләр беләләр һәм карарга яраталар. Аның алып баручысы Евгений Олег улы Комаровский – педиатр, медицина фәннәре кандидаты, югары квалификацияле категория табибы һәм күп санлы фәнни хезмәтләр, фәнни-популяр мәкаләләр һәм китаплар авторы. Шул китапларның иң танылганы – «Бала сәламәтлеге һәм аның туганнарының саф акылы» – Россиядә һәм Украинада 30 артык яңадан бастырып чыгарылды.
Бүген Казан дәүләт медицина академиясендә Ашыгыч медицина ярдәме табибларының казан мәктәбе узды. Республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан 100 артык ашыгыч медицина ярдәменең табибы, фельдшеры, шулай ук Республика һәлакәтләр медицинасы үзәге хезмәткәрләре көчле коронар синдромның клиникасы һәм диагностикасы, һәм госпитальгә кадәр этапта ашыгыч медицина ярдәмен күрсәтү турында фикер алыштылар. Очрашуда М. Ф. Владимирский исеменендәге Мәскәү өлкә фәнни-тикшеренү клиник институтының ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм күрсәтү кафедрасы вәкилләре катнаштылар.
Европа иммунизация атнасы кысаларында «Кама балалар медицина үзәге» ДАССУ перинаталь үзәгендә вакцинацияләүгә булышлык акциясе узды. Бу көнне үзенең баласына прививка ясатырга ризалык биргән һәр әни тантаналы чыгару вакытында күңелле сюрпризлар алды: сабыйның беренче прививкалары язылган прививка сертификаты, яңа туган бала артыннан карау буенча җыелма һәм ныклы иммунитет символы буларак яшел тасма.
Яңа үзәк телемедицина технологияләрен куллану белән ярдәм күрсәтәчәк. Әгәр электрон язылу, пациентның шәхси кабинеты, электрон медицина картасы һәм рецептлары, интернет аша табиб консультацияләре, санлы сырхауханә кебек төшенчәләр үзләре турында элек тонык күзаллау бирсәләр, бүген алар инновацион технологияләр белән киләчәк медицина нигезен тәшкил итәләр: үзара табибларның, табиб һәм пациентның яки аның законлы вәкиленең үзара дистанцион бәйләнешен тәэмин итүче консультацияләрне һәм консилиумнарны үткәрү, һәм шулай ук пациентның сәламәтлек халәтен дистанцион күзәтү.
26 апрельдә бөек татар шагыйре, публицист, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукай тууына 132 ел (1886) тула. «Татар Пушкинының» иҗатын бөтен дөньяда ихтирам итәләр. Казанда, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасында, шагыйрьнең мини-музее урнашты. Бу – Габдулла Тукай үзенең соңгы көннәрен үткәргән мемориаль бүлмә. 1913 елның 15 апрелендә, 27 яшькә кадәр берничә көн эчендә, шагыйрь вафат булды.