7 июньдә Казан шәһ. «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында (Мәскәү ур., 3) медицина хезмәткәре көненә багышланган «Ел табибы – Ак чәчәкләр 2018» Республика конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү церемониясе узачак.
Быел чара унберенче тапкыр үткәрелә. Төрле елларда сәламәтлек саклау учреждениеләренең җитәкчеләре, табиблар, медицина хезмәткәрләре, ветераннар чараның җиңүчеләре булдылар. Ел саен җиңүчеләрнең берсе баш приз буларак автомобиль алуы инде традициягә керде.
Май аенда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында Республика премиясенең номинантлары өчен интернет-тавыш бирү ачылачак. 2018 елның конкурсында биш номинация тәкъдим ителәчәк: «Сәламәтлек саклауның риваяте», «Беренчел буынның иң яхшы табибы», «Елның медицина хезмәткәре», «Уникаль очрак» һәм «Ел табибы». «Сәламәтлек саклауның риваяте» номинациясеннән башка, һәр номинациядә өчәр кандидатура тәкъдим ителәчәк.
Финалдагы тавыш биругә бөтен кандидатуралар конкурс комиссиясе әгъзалары белән кертеләләр. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет ачык тавыш бирү юлы белән билгели. Быел җиңүчене билгеләүдә мөһим рольне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында оештырылган интернет-тавыш бирү уйнаячак.
Исегезгә төшерәбез, «Ел Табибы – Ак чәчәкләр» («Белые цветы ») Республика конкурсы 2008 елдан башлап Казанда ел саен үткәрелә. Конкурска исем танылган татар язучысы Габдрахман Әпсәләмовның ак халатлы кешеләргә багышланган бер исемле романы хөрмәтенә бирелгән иде. Әсәрнең үзәк геройларының берсе булган профессор Әбүзәр Таһировны революциягә кадәр табиб практикасыннан бер очрак аны гомер буена шаккаттырды: яшь ярлы хатын баласын дәвалау өчен табиб бернәрсә дә алмаганга төшенкелеккә бирелде. Рәхмәт йөзеннән табиб аңа чәчәкләр генә китерергә сорады. Шул мизгелдән профессор өчен гади ак чәчәкләр медицина һөнәрендә чисталык һәм риясызлык символына әйләнделәр.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан оештырылган конкурс һөнәри осталыкны камилләштерүгә өстәмә стимулларны, медицина хезмәткәре һөнәренең иҗтимагый абруен арттырырга чакыра. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклавында медицина хезмәткәрләренә Республика премиясен бирү якты истә калырлык вакыйга булып тора.