КБМҮдә яңа гына бала тапкан әниләргә прививка сертификатлары бүләк иттеләр

2018 елның 25 апреле, чәршәмбе

Европа иммунизация атнасы кысаларында «Кама балалар медицина үзәге» ДАССУ перинаталь үзәгендә вакцинацияләүгә булышлык  акциясе узды. Бу көнне үзенең баласына прививка ясатырга ризалык биргән һәр әни тантаналы чыгару вакытында күңелле сюрпризлар алды: сабыйның беренче прививкалары язылган прививка сертификаты, яңа туган бала артыннан карау буенча җыелма һәм ныклы иммунитет символы буларак яшел тасма.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International